Казанлыларга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Татарстан Юстиция министрлыгы республика хакимият органнары, прокуратура һәм нотариат органнары белән берлектә республика халкына түләүсез юридик консультация үткәрәчәк.

Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан теләге булган һәркем сәламәтлек саклау, торак, гаилә, җир законнары, социаль һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча белгечләргә бушлай һәм чиратсыз мөрәҗәгать итә ала.

Кайчан: 26 апрельдә

Кайда: В.И. Ленин исемендәге мәдәният үзәгендә, адресы: Копылов урамы, 2а

Сәгать ничәдә: 10:00дән 12: 00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International