Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов “Pro Первомай” Беренче май квизында катнашып, икенче урынны алды.
Уен барышында профсоюз, социаль-икътисади, хезмәт һәм Беренче Май тематикасы буенча сорауларга җавап бирергә кирәк иде.
Татарстанның төрле почмакларыннан берничә дистә яшь профактивист онлайн режимда социаль партнерлык яклары нәрсә булуын һәм Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелгәндә коллектив килешүенең үтәлешен кем контрольдә тотуын, профсоюз Уставына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кем тарафыннан кабул ителүен хәл иттеләр. Сораулар күп һәм төрле катлаулылыкта иде.
Юстиция министрлыгы коллективы Илфат Марат улын призлы икенче урын белән чын күңелдән котлый һәм аңа алда яңа җиңүләргә ирешүен тели!