Татарстан Республикасы халкына Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бүген Татарстан Республикасы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен оештырды. Чараны В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында уздырдылар.

“Традиция буенча бәйрәм һәм истәлекле даталар кысаларында Юстиция министрлыгы республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар оештыра. Бүген мондый чара Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан оештырылды”, - дип хәбәр итте ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов.

Министрның беренче урынбасары түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чараларына дәүләт хакимиятенең төрле органнарыннан белгечләр чакырылуын ассызыклады. Мондый уртак эшчәнлек кешеләрнең проблемаларын оператив һәм нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Әйтик, бүген түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, прокуратура, нотариат, адвокатура  вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Һәрбер мөрәҗәгать итүче үзен борчыган сорауларга тулы җавап ала алды. Мирас, җир һәм торак законнары, социаль һәм пенсия тәэмин ителеше өлкәсендә сораулар күп килде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чараны үткәрүдә актив катнашкан өчен республика хакимият органнарына, адвокатура һәм нотариат органнарына, шулай ук и. В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International