Надежда Рагозина “Җиңү диктанты”нда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалында булды. Анда ул Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган халыкара тарихи диктант “Җиңү диктанты”нда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Тарихи “Җиңү диктанты” бүген бөтен Россияне һәм башка илләрдә яшәүчеләрне берләштерде. Хәзерге вакытта Җиңү диктанты сайтында акция уздыру планлаштырылган 216 мәйданчык актуальләштерелгән.

Министр урынбасары катнашучыларга да кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга нәсыйхәт сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, мондый истәлекле акциядә иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу һәм туган ил тарихын яхшырак белү теләге.

“Тарихны белергә, укырга, хөрмәт итәргәкирәк. Хәзер моның өчен мөмкинлекләр күп, шуларның берсе - “Җиңү диктанты” халыкара акциясе, - дип билгеләп үтте Надежда Рагозина.

Диктантка 25 сорау кертелгән, аларга 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк. Бу елда сораулар Нюрнберг процессы турында була, төп темалар - Кызыл Армиянең Сталинград һәм Курск сугышларында җиңүе, Донбассны немец-фашист оккупациясеннән азат итү һәм Ленинград блокадасын өзү.

 “Бүген килгән һәркемгә рәхмәт. Барыгызга да уңышлар телим!” - диде Надежда Рагозина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International