Юстиция министрлыгы коллективы “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында 500 үсенте утыртты

2023 елның 29 апреле, шимбә

Лаеш районы территориясендәге Тарлаш торак пункты янында ылыслы үсентеләр утыртылды. “Хәтер бакчасы” акциясе бөтен ил буенча уза. Юстиция министрлыгы анда ел саен катнаша.

“Хәтер бакчасы - безнең геройлар истәлеген данлау ул. Вакытлар узу белән  монда куе урман шаулап утырачак, ул исә сугышчы-геройларга мәңгелек дан символы һәм халык куйган һәйкәл булачак. Без Бөек Җиңү өчен рәхмәт йөзеннән игелекле эш эшлибез!” - ди ТР юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина.

Акциядә катнашу өчен садпамяти2023.рф сайтына керегез һәм кирәкле локацияне сайлагыз. Геройларыбызны истә тотыгыз һәм табигатьне саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International