Татарстанның яшь юристлары “ЮрВолга-2013” өченче халыкара яшьләрнең юридик форумында

2013 елның 19 августы, дүшәмбе

Россия Юристлары ассоциациясенең яшьләрне берләштергән канататында август ае ахырында “ЮрВолга” дип исемләнгән җәйге яшьләр лагерында җыелып, үзләренең корпоратив мәсьәләләре турныда сөйләшү, Россия төбәкләрендәге яшь юристларның җирле оешмалары эше тәҗрибәсе белән уртаклашу, шулай ук яшьтәшләре белән танышу һәм аралашу матур бер традициягә әверелеп китте. Чаралар үткәрү барышында яшь юристларның танылган коллегалары һәм кызыклы кешеләр белән очрашу мөмкинлеге дә бар.
Быел Россия Юристлары ассоциациясе оештырган “ЮрВолга-2013” өченче халыкара яшьләрнең юридик лагерь-форумы дип исемләнгән мондый очрашу һәрвакыттагыча Ульяновск өлкәсендә “Чайка” санатоия-савыктыру комплексы базасында Идел елгасы ярында 14-17 август көннәрендә үтте. Чарада Ассоциациянең төбәк бүлекләреннәен 200 дән артык яшь кеше, шулай ук чит илдән кунаклар катнашты. Халыкара күләмлегә әйләнгән шундый масштаблы чараны үткәрү Ульяновск өлкәсе Губернаторы һәм Хөкүмәте ярдәмендә мөмкин булды.
Татарстан төбәк бүлеген форумда 7 кешедән торган делегация тәкъдим итте. Болар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Прокуратурасыннан яшь юристлар, Казан (Идел буе) федераль университеты аспиранты, “КАМАЗ”ның “БАДА” ФТҮ претензион-иск бюросы хезмәткәре катнашты.
Форум программасы үз эченә өйрәтү, укыту, сәламәтләндерү, спорт, мәдәни-күңел ачу чараларын, эшлекле уеннар һәм тренингларны алга иде. Программаның эшлекле өлеше кысаларында Россия Федерациясе Конституциясенә, юридик клиникалар, сайлау процессына һәм яшь күзәтүчеләр корпусына багышланган секцияләр утырышлары узды. РЮАнең Пенза төбәк бүлеге рәисе үз төбәгендә яшь экстремизмына һәм терроризмына каршы тору буенча эшне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Аерым бер секцияләрдә җинаять һәм арбитраж суд эшенә багышланган эшлекле уеннар оештырылган иде. Форум кысаларында Россия Юристлар ассоциациясенең Яшь юристлары координацион советы утырышы һәм Россия Юристлар ассоциациясенең Идел буе федераль округындагы советы утырышы булды. Шимбә көнне, 17 августа, татарстан делегациясе әгъзалары Казанга кайттылар.

ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International