Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре үз ветераннарын искә алдылар

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Традиция буенча, һәр яз саен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Министрлыкның элеккеге җитәкчеләре - Бөек Ватан сугышында катнашучылар җирләнгән урыннарны тәртипкә китерәләр.

Бергәләп ветераннарның каберләрен коелган яфраклардан, коры ботаклардан һәм чит әйберләрдән чистарттылар, чардуганнарны буядылар. Аннары, Ватанны саклаучылар истәлегенә хөрмәт күрсәтеп, аларның каберләренә чәчәкләр салдылар.

Җиңү көне алдыннан инде күп еллар дәвамында бу изге бурыч ветераннарыбызга рәхмәт йөзеннән үтәлә. “Безнең уртак хәтер-истәлекләрне сакларга кирәк. Шул исәптән бу эштә шәхси катнашу  - истәлекле урыннарда үз кулларың белән тәртип урнаштыру белән дә”, - дип белдерде яшь хезмәткәрләргә юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International