Бүген Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 78 еллыгы уңаеннан Казанның Җиңү паркында чәчәкләр салу тантанасы булды.
Традиция буенча, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар истәлеген хөрмәтләделәр, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Юстиция министры республиканың Алабуга районында узган бәйрәм чараларында катнашты.
Рөстәм Заһидуллин район халкын һәм кунакларын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисенең мөрәҗәгатен укып котлады.
Бөек Җиңү көне белән, кадерле дуслар!