“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе ТР Балтач муниципаль районында

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

Кичә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры урныбасары Н.В.Рагозина Балтач муниципаль районында булып, Алан гомуми белем бирү мәктәбенең булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп сумкаларын тапшырды. Әлеге мәктәпне сайлау юктан гына түгел. Был җәйдә Аланда өч гаилә янгыннан зыян күрде. Шуңа күрә беренче сыйныфлардан тыш Юстиция министрлыгында янгынны кичергән гаиләләрдән балаларга да мәктәп сумкалары әзерләделәр.
Тантаналы төстә мәктәп директоры, укытучылар, ата-аналар, Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары һәм мәктәп укучылары катнашында Н.В.Рагозина барлык җыелучыларны да якынлашып килүче яңа уку елы белән котлады, укытучыларгы, ата-аналарга, балаларга бик күп былы сүзләр җиткерде һәм тантананың сәбәпчеләренә өр-яңа сумкалар тапшырды. Янгыннан зыян күргән балалар да мәктәп сумкалары алдылар, аларга өлкән сыйныф укучылар өчен кирәк-яраклар салынган иде.
Балалар һәм ата-аналар котлаулар һәм бүләкләр өчен рәхмәтләрен белдерделәр, соңыннан бергәләп фотосурәткә төштеләр.
Аннары котлау һәм бүләкләр бирү миссиясен министр урыбасары ТРның Балтач суд районы буенча җәмәгать судьялары суд аппаратында дәвам итте. Биредә беренче сыйныф укучысы портфеле 1 нче суд участогы суд утырышы секретаре Солтанова Р.Р. кызы - булачак беренче сыйныфлы Альбина Солтановага тапшырылды.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International