Татарстан Республикасы юстиция министры XI Петербург халыкара юридик форумында катнаша

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин төп программасы бүген старт алган XI Петербург халыкара юридик форумы эшендә катнаша.

Быел форумда 120дән артык чара узачак, чагыштыру өчен – узган ел 76 чара булды. Халыкара вакыйга эшлекле сессияләр, түгәрәк өстәлләр, ачык сөйләшүләр, презентацияләр һәм башка күп нәрсәләрне үз эченә ала.

Форумга заманча хокукның мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Россия һәм чит ил юридик берләшмәләре, дәүләт хакимияте органнары, эшлекле һәм фәнни даирә вәкилләре килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International