“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ хезмәткәрләре ишетү сәләте чикләнгән гражданнарны кабул иттеләр

2023 елның 12 мае, җомга

“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ җитәкчесе Марс Фәтхуллин һәм учреждение җитәкчесе урынбасары Азат Хөсәенов ишетү буенча чикләүләре булган гражданнарны кабул иттеләр.

Кабул итү “Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте” Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмасының татар республика бүлекчәсе инициативасы һәм ярдәме белән “Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте” Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмасы бинасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында элек төзелгән килешү кысаларында оештырылды һәм үткәрелде.

Республикада яшәүче 4 кеше үз проблемаларын хәл итүдә юридик һәм практик ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аларның юристлар белән аралашуы рус ишарәләр теленнән тәрҗемәчеләр ярдәмендә башкарылды.

Мөрәҗәгать итүчеләрне борчыган төп мәсьәләләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләүгә, торак шартларын яхшыртуга, гражданнарның социаль якланмаган категориясенә дәүләт ярдәме күрсәтүгә, суд приставлары хезмәте тарафыннан кертелгән чикләүләрне бетерүгә кагылышлы иде.

Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, шулай ук булган мәсьәләләрне хәл итү максатыннан вәкаләтле органнарга гаризалар белән мөрәҗәгать итү өчен кирәкле документларны җыю һәм әзерләү тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International