Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:

Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты

Квалификация таләпләре: югары юридик белем.

ТР Лаеш суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч
Казан шәһәре Яңа Савин районы суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч

Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта профессиональ белем яки югары профессиональ белем,

Документлар 2013 елның 21 августыннан алып 10 сентябрына кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.

Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International