Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә катнаштылар

2023 елның 13 мае, шимбә

Республикада “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясенең язгы этабы башланды.

 

Акциянең максаты - урманнарда уңайлы санитар-экологик хәл тудыру. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы акциядә актив катнашты. Лаеш районында Матюшинск участок урманчылыгы урман фонды территориясен чистарттылар, 2 куб чүп-чар җыйдылар.

 

 “Урман - безнең уртак милли байлыгыбыз. Аны саклау, матуррак һәм чистарак итү – безнең уртак бурычыбыз. Урманның чисталыгы һәм анда тәртип булу безнең һәркайсыбыздан тора,  ул безнең табигатькә мөнәсәбәтебезгә бәйле”, - диләр Министрлык хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International