Юстиция министрлыгы командасы җиңел атлетика буенча ярышларда катнашты

2023 елның 13 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында Казанның Үзәк стадионында җиңел атлетика буенча спорт ярышлары узды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы да үз командасын тәкъдим итте. Ярышлар 100 әр метрдан 4 этап эстафетасы форматында узды. Юстиция министрлыгы командасы 21 команда арасында 11 нче урынны алды.

Коллегаларыбызга ярышларда лаеклы катнашулары өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International