Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Бахрейн Корольлеге делегациясе белән очрашуда катнашты

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бахрейн Корольлеге делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да катнашты.

 

Бахрейн Корольлеге Юстиция министрлыгы делегациясе Казанга “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” XIV халыкара икътисадый форум визиты кысаларында килде.

 

“Без Бахрейн белән үзара бәйләнешкә зур әһәмият бирәбез. Безнең илләр лидерлары даими элемтәдә торалар. Татарстан үз дәрәҗәсендә россия-бахрейн мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерүгә өлеш кертергә омтыла”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International