Рөстәм Заһидуллин һәм Бахрейн Корольлеге делегациясе “Ярдәм-Помощь” үзәгенә килделәр

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Бахрейн Корольлегенең юстиция һәм Ислам мәсьәләләре министры Нуаф Бин Мөхәммәт Әл-Маауда җитәкчелегендәге Бахрейн Корольлеге делегациясе “Ярдәм-Помощь” иҗтимагый иганә фонды комплексында булдылар.

“Ярдәм-Помощь” иҗтимагый иганә фонды советы рәисе Илдар Баязитов , фонд президенты Илһам Исмәгыйлев кунакларга фонд эшчәнлеге турында сөйләделәр һәм “Дан” дигән яңа күп функцияле спорт үзәге буенча күзәтү экскурсиясе үткәрделәр. Кунакларга сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең физик формаларын яхшыртулары, спорт рухын саклаулары турында сөйләделәр.

Шулай ук делегация вәкилләре фондның Луи Брайль системасы буенча изге Коръән һәм сукырлар өчен башка китаплар бастыручы махсуслаштырылган типографиясендә дә булдылар. Бүгенге көндә бу безнең илдә бу юнәлештә эшләүче бердәнбер типография.

Кунакларга фондның реабилитация үзәге бинасы буенча экскурсия үткәрелде, анда алар төрле категориядәге инвалидларны укыту ысуллары турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International