Баулы районында хокук бозуларны профилактикалау

2023 елның 19 мае, җомга

2023 елның 16-18 маенда Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан расланган күчмә тикшерүләр графигына ярашлы рәвештә Баулы районында хокук бозуларны профилактикалау буенча күрсәтелгән юнәлештә эшне оештыру торышы өйрәнелде.

 Тикшерү барышында ун министрлык (ведомство) вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау субъектларының хокук тәртибен саклау, мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, социаль яклау, эшкә урнашу юнәлешләре буенча эшчәнлеген оештыру, шул исәптән 2021-2025 елларга Татарстан Республикасының Баулы муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны үтәү белән таныштылар.

Күчмә чара нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Анда район башлыгы Ильяс Гозәиров, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина, Баулы шәһәр прокуроры урынбасары Артем Родионов, эшче төркем әгъзалары, район учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнаштылар.

Эшче төркем әгъзалары эш нәтиҗәләре, ачыкланган кимчелекләр турында хәбәр иттеләр, аларны бетерү буенча үз киңәшләрен бирделәр.

Баулы районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эш канәгатьләнерлек бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International