2013 елның 1 августында, “Мәктәпкә җыенырга ядәм ит!” акциясе кысаларында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты хезмәткәрләренең быел беренче сыйныфка укырга баручы балалары өчен оештырылган Беренче сыйныф укучысы көне үтте. Өлкәдә быел укырга җыенучы 33 бала санап чыгарылды. Бәйрәмгә исә Казанда яшәүче 5 бала гына килә алдылар.
Беренче сыйныфлылар бәйәмгә әниләре белән килгән иделәр. Аларны Министрлыкта җылы каршы алдылар: котлаулар, бүләкләр, тәмле ризыклар белән чәй өстәле әзерләнгән иде. Юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров булачак укучыларның ата-аналарын якынлашып килүче уку елы белән котлады, аларга һәм балаларга сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде. Аннары Сергей Николаевич укучыларга беренче сыйныф өчен кирәк-яраклар белән тутырылган мәктәп сумкалары тапшырды.
Республиканың башка шәһәр һәм районнарында яшәүче булачак беренче сыйныф укучылары сумкаларны ата-аналарының эш урыннарында алачаклар.
Бәйрәм барышында чарада катнашучылар белән күп итеп фотога төштеләр, шулай ук истәлек өчен Министрлык җитәкчелеге белән традицион зур фотосурәт ясалды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында бәйрәмнән видеоролик урнаштырылачак.
Беренче сыйныф укучысы бәйрәме ТР Юстиция министрлыгында чагыштырмача күптән түгел генә үткәрелә башлады. Бу бәйрәм Министрлыкта үз урынын тапты һәм уку елы алдыннан традициягә әверелде. Беренче сыйныфка укырга баручы балаларның ата-аналары Министрлык җитәкчелегенә балаларга шундый игътибар биргәннәре, бәйрәм оештырганнары, бүләкләр тапшырганнары өчен бик рәхмәтле. Бу адымнар бик кирәкле һәм вакытлы эшләнде.
ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте