Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында вакантлы вазыйфаны биләүгә бәйге йомгаклары

2013 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

2013 елның 21 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч һәм суд утырыш секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләп торуга бәйге булды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча бәйге комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыеп, бәйге җиңүчеләре дип түбәндәгеләр табылды:

Марточкина Ксения Вячеславовна, ТР Чистай шәһәре һәм Чистай районы 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре;
Титова Елена Владимировна, ТР Чистай шәһәре һәм Чистай районы 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты канцеляриясе мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч;
Хаҗиева Римма Мәҗит кызы, ТР Сарман районы җәмәгать судьялары аппараты канцеляриясе мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч;
Әбүбәкерова Алинә Алмас кызы, ТР Чалы шәһәре 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре.

ТР Чаллы шәһәре 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты канцеляриясе мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга бәйге катнашучылары килмәү сәбәпле булмый калды.
ТР Чистай шәһәре һәм Чистай районы 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга бәйгедә җиңүче билгеләнмәде.

ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International