2023 елның 23 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эш төркеме тарафыннан күчмә тикшерүләр графигына ярашлы рәвештә Ютазы районында хокук бозуларны профилактикалау буенча күрсәтелгән юнәлештә эш оештыру торышы өйрәнелде.
Тикшерү барышында ун министрлык (ведомство) вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары Хокук бозуларны профилактикалау субъектларының хокук тәртибен саклау, мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, социаль яклау, эшкә урнашу юнәлешләре буенча эшчәнлеген оештыру, шул исәптән 2021-2024 елларга Татарстан Республикасының Ютазы муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программа үтәлеше белән таныштылар.
Күчмә чара нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, эшче төркем әгъзалары, район учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашында йомгаклау киңәшмәсе үткәрде.
Эшче төркем әгъзалары эш нәтиҗәләре, ачыкланган кимчелекләр турында хәбәр иттеләр, аларны бетерү буенча үз киңәшләрен бирделәр.
Ютазы районында хокук бозуларны профилактикалау буенча эш канәгатьләнерлек дип бәяләнде.