Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында Югары суд рәисе урынбасары Айдар Галиәкберов җитәкчелегендә республика судьялар советы утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина катнашты. Министр урынбасары Татарстан Республикасы судлары тарафыннан “Россия Федерациясе судлары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү турында” Федераль законны гамәлгә ашыру турында доклад белән чыгыш ясады.
Надежда Владимировна аңлатканча, гражданнарга һәм оешмаларга Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге турында объектив, ышанычлы һәм оператив мәгълүмат бирү максатларында республика җәмәгать судьяларының суд участокларында электрон гадел хөкемне үстерү һәм гамәлгә кертү буенча зур эш башкарылган. Бу - республика җәмәгать судьялары порталының “Шәхси кабинеты” аша җәмәгать судьяларына электрон рәвештә җибәрелә торган гаризаларны кабул итү мөмкинлеген тәэмин итүче сервис. Җәмәгать судьялары порталында суд участоклары турында барлык кирәкле мәгълүматны һәм эшләрне судта карау белән бәйле мәгълүматны табарга мөмкин.
Порталга сылтама буенча күчеп була.