80 ел элек, 1943 елның 2 маенда, азат ителгән Сталинградта җирле «Динамо» һәм Мәскәүнең «Спартак» командалары уены була. Сүз уңаеннан, ул вакытта кызыл-аклар 0:1 исәбе белән җиңеләләр.
Бүген Казанда Сталинград геройлары истәлегенә матч узды. Хәтер турнирын Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе оештырды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы турнирда актив катнашты һәм матч очрашулары нәтиҗәләре буенча дүртенче урынны яулады.
Футболчыларыбызга Министрлыкны лаеклы тәкъдим иткәннәре, рухи ныклыклары һәм җиңүгә омтылышлары өчен рәхмәт белдерәбез!