2013 елның 22 августында авыл җирлекләре кешеләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча белгечләрнең мәгълүмат- консультация төркеме Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы территориясенә барды.
Кабул итү Аю һәм Хуҗамбәт авыл җирлекләрендә оештырылды. Анда әлеге һәм якындагы авыллардан 71 кешегә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Министрлыклар һәм ведомстволар белгечләреннән оештырылган мәгълүмат- консультация төркеме кабул итү барышында 48 бюджет өлкәсе хезмәткәренә, 7 башка өлкәдә эшләүчегә, 1 эшсезгә, 15 пенсия яшендәге кешегә, шул исәптән 1 инвалидка консультация бирде.
Минзәлә муниципаль районында узган кабул итүдә бирелгән сорауларның күпчелек өлеше Федераль салым хезмәте компетенциясенә кагылышлы иде. Аерым алганда, гражданнарны мөлкәткә салым күләме, мөлкәткә салымны түләгәндә пенсионерларга ташламалар бирү, мөлкәт өчен салым исәпләүләренә караган сораулар кызыксындыра иде.
Күп сораулар (11) Дәүләт теркәвенә алу, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечеенә бирелде. Авыл халкын җир кишәрлекләрен хосусыйлаштыру, җир пайларын милеккә рәсмиләштерү кебек һәм башка шундый мәьәләләр борчый.
Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре төрле ташламарны алу, ТКХ хезмәтләренә түләүгә субсидияләр, реабилитация чараларын алу, “Хезмәт ветераны” исемен алу кебек сораулар буенча консультация бирделәр.
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча хезмәте кабул итү барышында пенсия күләменә, эшләгән еллар буенча педагогларга пенсия билгеләнү, ана капиталын алу һәм куллану, Бөек Ватан сугышы ветераннарына компенцация түләүләренә кагылышлы сорауларга юридик ярдәм күрсәттеләр.
Адвокат һәм нотариус җир кишәрлегенә милек хокукыйн рәсмиләштерү, җир кишәрлеген бүләк итү шартнамәсен рәсмиләштерү, мирасны, ышанычнамәне рәсмидәштерү кебек сораулар белән кызыксынган 9 гражданга клнсультация ярдәме күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре авыл җирлегендә гомер итүче 9 кешенә консультация бирлеәр, аларның мөрәҗәгатьләре җирле үзидарә эшчәнлеге белән бәйле, сорауларның бер өлеше авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларының алар тарафыннан вазыйфаи йөкләмәләрен үтәгәндә килеп туган сораулардан тора иде.
Авыл халкы шулай ук почта бүлекчәләре һәм Сбербанк бүлекчәләре эше турында да борчылу белдерде.
Мәгълүмат- консультация төркеме белгечләре белән берлектә гражданнарны кабул итүдә Минзәлә муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф.З.Вәгыйзов та катнашты.
ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте