Әлки муниципаль районы гражданнарын интернетта видео аша кабул итү

2013 елның 23 августы, җомга

2013 елның 23 августында Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров һәм Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов Әлки муниципаль районы гражданнарын хокукый мәсьәләләр буенча интернетта видео аша кабул итү үткәрделәр. Район халкын Әлки муниципаль районы Советының юридик бүлеге җитәкчесе Р.М.Гарипова тәкъдим итте.
Кабул итү барышында гражданнар суд чыгымнары, хезмәт турында бәхәс, өлешле төзелеш, ана капиталы, социаль наем килешүе буенча торак урынына агымдагы ремонтны наем алучы тарафыннан үткәрүгә бәйле сорауларга һәм башка сорауларга җавап алдылар.
Барлык сораулар һәм җаваплар Юстиция министрлыгының “Еш бирелә торган сораулар” бүлегендә урнаштырылган.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International