2023 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узачак

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

 2023 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узачак.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

1. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзаларының 2022 ел өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында бирелгән мәгълүматларны анализлау.

2.2023 елның 1 кварталында 2015-2025 елларга Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Министрлык программасының үтәлеше турында хисап.

3.2022 елда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру һәм коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе Идарәсе тарафыннан әзерләнгән коррупция торышы турында җыелма хисап.

 4. Җирле үзидарә органнарының тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәвен контрольдә тотуда коррупциягә каршы тору турындагы законнарны үтәү буенча эшнең торышы турында хисап.

5. Министрлыкта административ-хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашырганда коррупциягә каршы торуга һәм коррупция күренешләрен профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар турында хисап.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International