Бүген юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышын уздырды.
Утырышта эшче төркем әгъзалары Татарстан Республикасы законнарының түбәндәге проектлары турында фикер алыштылар:
1) “Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясына үзгәреш кертү турында”;
2) “Шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында аерым вәкаләтләрне яңадан бүлү турында”.