Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды.

 

 Утырышта эшче төркем әгъзалары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән “Татарстан Республикасында токымлы терлекчелек турында” Татарстан Республикасы законы проектын тикшерделәр.

 

“Закон проекты федераль законнар нигезендә эшләнгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә токымлы терлекчелекне үстерүнең хокукый нигезен билгели”, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының юридик бүлеге башлыгы, закон проектын эшче төркем әгъзаларына тәкъдим итеп.

 

Эшче төркем әгъзалары закон проектын, шул исәптән тәкъдим ителгән җайга салуның максатка ярашлылыгын тикшерделәр. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча закон проекты төзүчегә искәрмәләрне бетерү өчен кире кайтарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International