Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хезмәткәрләр өчен “Экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалауның комплекслы системасына якын килүләр турында” дигән темага лекция оештырдылар.
Экстремизм һәм террорчылыкны кисәтүнең төп чаралары турында Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы комиссиясе эксперты Илдар Галиев сөйләде. Ул шулай ук террорчылык идеологиясен профилактикалауның балаларның шәхси имин булмаулары фактларын ачыклауга һәм кисәтүгә юнәлдерелгән комплекслы системасы эшенең нигезләрен аңлатты.
Илдар Галиев хәзерге заман деструктив җәмгыятьләренә характеристика бирде, аларның һәр кеше үзенең якын кешесе теге яки бу субкультурага кушылганын аңлый алачак критерийларын билгеләде.