Татарстанда ковидка каршы барлык чикләүләр гамәлдән чыгарылды

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе эпидемиологик вәзгыятьнең тотрыклылануы һәм Татарстан территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычының кимүе белән бәйле рәвештә республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасының идарә органнары һәм көчләре өчен югары әзерлек режимын гамәлдән чыгарды.

 

Бу хакта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстанның рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган Татарстан Республикасы Рәисенең карарында әйтелә.

 

Якын арада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында” 208 номерлы карарның үз көчен югалтуын тану турында карар проектын әзерләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International