Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2013 елның 27 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:

Казан шәһәре Киров суд районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының консультанты
Татарстан Республикасы Чистай суд районының 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Казан шәһәре Совет суд районының 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Казан шәһәре Яңа Савиново суд районының 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре

Квалификация таләпләре: югары юридик белем.

Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районының 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Казан шәһәре Яңа Савиново суд районының 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире

Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем яисә югары белем.

Документлар 2013 елның 27 августыннан алып 16 сентябренә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, тәшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International