Юстиция министрлыгында Татарстанның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре стажировкасы ачылды

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы кысаларында республика хакимият органнарында дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен стажировкалар үткәрелә.

2018 елдан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” юнәлеше буенча стажировка мәйданчыгы булып тора.

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында стажировка ачылды.

 Чара юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенең белем бирү программалары җитәкчесе Светлана Гранкина, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында узды.

Стажировканы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетының, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының, Казан шәһәр Думасы Аппаратының, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының, Зеленодольск муниципаль районы Советы Аппаратының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре узачак.

Стажировка программасы нормалар төзү эшчәнлеген оештыруны һәм гамәлгә ашыруны һәм норматив хокукый актларның коррупциягә каршы экспертизасын өйрәнүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International