ТР Юстиция министрлыгы һәм ТР Дәүләт бюросы Сабантуй өчен бүләкләр җыю тантанасында катнаштылар

2023 елның 23 июне, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Дәүләт бюросы коллективлары Сабантуй өчен бүләкләр җыюда катнаштылар. Ат арбаларының тантаналы йөреше Казанның үзәк урамнары – Кремль, Пушкин, Бауман, Островский урамнары буйлап узды һәм Г.Камал исемендәге театр янындагы мәйданда берләште.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Сабантуйның халыкның иң яраткан бәйрәме булуын билгеләп үтте. Безнең күпмилләтле республика өчен ул гасырлар дәвамында ата-бабаларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклаган бәйрәмнәрнең берсе, өлкәннәргә хөрмәт, җиргә һәм хезмәткә мәхәббәт буыннан-буынга саклык белән тапшырыла. Ә Сабантуй алдыннан бүләкләр җыю - бик мөһим һәм игелекле традиция, ул үз тамырлары белән ерак үткәнгә барып тоташа.

Бүләкләр җыю - татар халкының борынгы традициясе, аның бүгенге көнгә кадәр дәвам итүе бигрәк тә сөендерә, чөнки татар халкының мәңгелек традицияләрен, аның йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклап, без мәдәниятебезне һәм рухи кыйммәтләребезне ныгытабыз.

Бүләк итеп хезмәткәрләр сөлгеләр, йомшак уенчыклар, хуҗалыкта кирәкле төрле әйберләр әзерләгәннәр.

 Кадерле дуслар, сезне чын күңелдән матур бәйрәм белән котлыйбыз һәм күтәренке кәеф, күпсанлы конкурсларда һәм ярышларда уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International