Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкалары ябылды

2023 елның 23 июне, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең  “Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” программасы буенча ике көнлек стажировкасы тәмамланды. 

Стажировканың максаты - норматив хокукый актлар һәм нормалар төзү эшчәнлеге проектларының сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче белем һәм күнекмәләр алу.

Стажировканы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетының, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының, Казан шәһәр Думасы Аппаратының, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының, Зеленодольск муниципаль районы Советы Аппаратының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре үтте. Стажировка барышында стажерлар нормалар төзү һәм норматив актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү үзенчәлекләрен өйрәнделәр, актуаль хокукый сорауларга җаваплар алдылар.

Стажировканы ябуда юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенең белем бирү программалары җитәкчесе Светлана Гранкина, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

 Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов стажерларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшырды һәм алган белемнәрен алга таба да нәтиҗәле куллануны теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International