ТР Юстиция министрлыгы искә төшерә! Халыкның түләүсез хокукый ярдәм алуының бер ысулы - юридик клиникага мөрәҗәгать итү. Татарстан Республикасында К(и)фу, “ТИСБИ Идарә университеты”, РГУП, Россия Юстиция министрлыгының Казан шәһәрендәге РПА, “РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты”,”Социаль белем бирү академиясе” һәм “ТИСБИ Идарә университеты” кебек югары уку йортлары базасында җиде юридик клиника эшли.
Юридик клиникалар бушлай юридик ярдәм системасында мөһим урын алып торалар. Алар халыкның хокукый грамоталылыгын арттырырга һәм социаль киеренкелекне киметергә ярдәм итә.
Мәсәлән, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының юридик клиникасы – югары уку йорты каршында социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү өчен оештырылган юридик консультация.
Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә Казан инновацион университеты студентлары республика халкына консультация, документлар төзү, шулай ук документларга хокукый экспертиза формасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтәләр.
Хәзер юридик клиникага өйдән чыкмыйча гына язылырга мөмкин. Моның өчен Сез, https://dikidi.net/923748?p=0.pi сылтамасы аша узып, махсус форманы куллана аласыз.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү кешеләрнең иминлеген саклау линиясе буенча “Демография” милли проектының максатларына туры килә.