Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә “2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасының җаваплы башкаручылары белән киңәшмә узды.
Министрлыклар һәм башка оешмалар вәкилләре 2023 елның I яртыеллыгында дәүләт программасының үтәлеше турында доклад ясады.
Киңәшмәдә шулай ук республиканың коррупциягә каршы программасына үзгәрешләр кертү, шул исәптән аны гамәлгә ашыру вакытын 2026 елга озайту турында да фикер алыштылар. Программаның структурасын һәм нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен яңадан карау турында карар кабул ителде.