Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс йомгаклары

2013 елның 28 августы, чәршәмбе

2013 елның 27-28 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты, суд утырышы секретаре, 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачылар җыйды:

Галиуллина Алина Гомәр кызы, Татарстан Республикасы Зәй суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре;

Заләһдинова Ләйсән Рөстәм кызы, Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;

Совенкова Эльвира Илшат кызы, Казан шәһәре Совет районы буенча 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;

Сабирова Рания Рифкат кызы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече.


ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International