Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Һөнәргә кереш” программасы буенча республика җәмәгать судьялары аппаратларының яңа кабул ителгән хезмәткәрләренә стажировка үтте.
Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, җыелганнарны стажировка программасы белән таныштырды, аларга нәтиҗәле һәм уңышлы эшчәнлек теләде.
Стажировка мәйданчыгы квартал саен үткәрелә һәм суд эшчәнлеге, архив эше алып бару, штрафларны администрацияләү, коррупциягә каршы тору, шулай ук “Җәмәгать судьялары” программа комплексында эшләү мәсьәләләре буенча теоретик материалларны үз эченә ала.
Татарстан Республикасы суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен укыту онлайн режимда, Казан шәһәре суд районнары буенча-Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданчыгында үткәрелә.
Бүген барлыгы 49 хезмәткәр стажировка үтте.