Бүген Министрлыкта Тәтеш муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул иттеләр.
Чара министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә узды.
Чарада Тәтеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Евгений Курков, Тәтеш муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашучыларга законнарда, аерым алганда, гражданнарның аерым категорияләрен социаль яклауга, мөлкәт, җир, шәһәр төзелеше, торак мәсьәләләренә, шулай ук муниципаль органнарны кызыксындырган башка өлкәләргә кагылышлы мөһим үзгәрешләр турында хәбәр итте.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина Тәтеш районы җирле үзидарә органнарының актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү буенча эше турында сөйләде.
Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова административ җаваплылыкка тарту, мөлкәти булмаган характердагы таләпләр һәм суд карарларын үтәү турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсенә тукталды.