Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең чикләрен үзгәртү буенча киңәшмә турында

2023 елның 7 июле, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә муниципаль берәмлекләрнең чикләрен Татарстан Республикасының билгеләнгән чикләренә һәм Россия Федерациясенең күрше субъектларына туры китерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

 Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы урынбасары Илья Гомзик, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Хокук идарәсенең конституциячел законнар бүлеге мөдире урынбасары Вячеслав Захаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Хокук идарәсенең дәүләт хокукы һәм икътисадны норматив җайга салу секторы мөдире Сергей Халилов, “Роскадастр” Татарстан Республикасы буенча филиалы директоры урынбасары Андрей Парамонов,  “Татарстан Республикасы киңлек мәгълүматлары фонды” ДБУ картография һәм җир төзелеше белән идарә башлыгы Андрей Логашин катнаштылар.

Киңәшмәдә закон проектлары материаллары каралды, Россия Федерациясенең биш субъекты белән чиктәш 14 муниципаль берәмлекнең территорияләре чикләрен билгеләү турында Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре тикшерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International