Юстиция министры урынбасары ТР Төбәк белән идарә итү үзәге эфирында муниципаль актларны кереп карау мөмкинлеген тәэмин итү турында сөйләде

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Көн саен җирле үзидарә органнары тарафыннан — ә Татарстанда 900дән артык җирлек — күп санда муниципаль хокукый актлар кабул итә.

Гади гражданнар өчен бу никадәр мөһим, һәм алар карар кабул итүгә ничек тәэсир итә алалар?

Бу хакта бүген Төбәк белән идарә итү үзәгенең туры эфирында юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов сөйләде.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Татарстанда норматив хокукый актлар белән танышу өчен барлык кирәкле чаралар күрелә. Мәсәлән, җирле үзидарә органнары актларын муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларында, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru), шулай ук Россия Юстиция министрлыгы порталында (pravo.minjust.ru) табарга мөмкин.

Туры эфир язмасын биредә карарга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International