Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре ТР Дәүләт юридик бюросы, федераль һәм республика хакимият органнары, прокуратура органнары вәкилләре, нотариус Жанна Смирнова, адвокат Светлана Бабахина белән берлектә Лаеш районында яшәүчеләр өчен юридик консультация үткәрделәр.
Белгечләр гражданнарның гомуми хокукый сорауларына җавап бирделәр, шулай ук пенсия һәм хезмәт законнарына кагылышлы хокукый характердагы аңлатмалар бирделәр.