Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең чикләрен үзгәртү буенча киңәшмә турында

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

19 июльдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә муниципаль берәмлекләрнең чикләрен Татарстан Республикасының билгеләнгән чикләренә һәм Россия Федерациясенең күрше субъектларына туры китерү мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсенең конституциячел законнар бүлеге мөдире урынбасары Вячеслав Захаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсенең административ хокук һәм законнарны системалаштыру секторының баш киңәшчесе Рамил Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов, “Роскадастр” ГГК Татарстан Республикасы буенча филиалы директоры урынбасары Андрей Парамонов, “Татарстан Республикасы киңлек мәгълүматлары фонды” ДБУның картография һәм җир төзелеше идарәсе башлыгы Андрей Логашин катнаштылар.

 

Киңәшмәдә закон проектлары материаллары каралды, Россия Федерациясенең өч субъекты белән чиктәш 5 муниципаль берәмлек территорияләренең чикләрен билгеләү турында Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International