“Татарстан Республикасы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү” темасына сораштыру

2023 елның 21 июле, җомга

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең сыйфатын күтәрү һәм гражданнарга хокукый мәгълүмат бирү максатыннан Дәүләт хезмәтләре порталында “Татарстан Республикасы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү” дигән сораштыру барлыкка килде.

Сораштыруны https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/370539/ сылтамасы буенча үтәргә мөмкин.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү “2014-2025 елларга Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм” дәүләт программасы бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International