Татарстан Республикасы көне ТР Балтач муниципаль районында

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм тантаналары 30 август көнендә бөтен республика буйлап узды.
Балтач муниципаль районында һава шартларының уңайсыз булуы сәбәпле, Республика көненә багышланган спорт чаралары 31 августка күчерелде.
Шул көнне Балтачта булган Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары- Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов шунда җыелган район кешеләрен бәйрәм белән чын күңелдән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның мөрәҗәгатен халыкка җиткерде.
Тантаналы чаралардан соң район предприятиеләренең, оешмаларының, шулай ук шәһәр һәм авыл җирлекләре җыелма командалары арасында спорт ярышлары башланды.
Спорт ярышлары ат чабышлары һәм команда, шәхси зачетта җиңүчеләрне бүләкләүләр белән тәмамланды.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International