Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре экологик шимбә өмәсендә

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2013 елның 31 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында шимбә өмәсе уздырылды, ул “Бөтенроссия экологик шимбә өмәсе - Яшел Россия” акциясе кысаларында гамәлгә ашырылды. Чара Әйләнә-тирә мохитне саклау кысаларында Россия шәһәрләренең һәм төбәкләренең экологик торышын яхшырту максатларында бөтен Россия буйлап оештырылган иде.
Җәйнең соңгы көнендә экологик шимбә өмәсендә катнашучы Министрлык хезмәткәрләре административ бина тирәсендәге территорияне җыештырдылар: газонны шиңгән үләннәрдән һәм корыган яфраклардан чистарттылар, Министрлык янәшәсендәге чыршыларның корыган ботакларын кистеләр, бина тирәсендәге территорияне чүп-чардан арындырдылар.
Экологик шимбә өмәсе бик нәтиҗәле узды!

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International