28 июльдә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Чирмешән районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Теләге булган һәркем җир законнары, хезмәт хокукы, социаль тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр буенча киңәшләшә алачак.
Чараны “Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ оештыра. Гражданнарга хакимиятнең профильле органнары, шулай ук Татарстан Республикасы Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре консультация бирәчәк.
Үткәрү урыны: Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты (Чирмешән авылы, Совет урамы, 32 йорт)