Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча укулар узды.
Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә Федераль суд приставлары хезмәтенең автоматлаштырылган мәгълүмат системасы белән электрон хезмәттәшлек тәртибен аңлаттылар.
Электрон документлар әйләнешен кертү республиканың җәмәгать судьялары һәм суд приставлары хезмәте арасында документлар әйләнеше процессын оптимальләштерде, документларны югалту һәм ялган документлар керү куркынычларын киметте, шулай ук җәмәгать судьялары карарларының үтәлешен нәтиҗәле контрольдә тотарга мөмкинлек бирде.
Моннан тыш, юстиция министры урынбасары һәм Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән аларның эшчәнлеген тәэмин итү буенча барлык кызыксындырган мәсьәләләрне тикшерделәр.
“Мондый уку хезмәткәрләрнең белемнәрен һәм осталыкларын камилләштерергә, һөнәри эшчәнлектәге агымдагы үзгәрешләрне, шулай ук белгечләрнең һөнәри мәсьәләләрен хәл итүгә вакытны кыскарту максатыннан система белән эшләүнең иң нәтиҗәле алымнарын күзәтергә мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп үтте Надежда Рагозина.