Балтач муниципаль районында Белем көне

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Россиядә 1 сентябрьдә Белем көне һәм яңа уку елы башлану билгеләп үтелә.
Сентябрьнең беренче көне һәрвакыт бөтен халык бәйрәме буларак кабул ителә. Гадәттәгечә бу көнне мәктәпләрдә уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкалар уздырыла.
Яңа уку елының беренче көнендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында бәйрәм чараларында катнашты.
Муниципаль район башлыгы Р.Р.Нотфуллин белән бергә юстиция министры М.М. Корманов Балтач урта гомуми белем мәктәбенең тантаналы линейкасында булды, бу мәктәптә әле генә капиталь ремонт тәмамланган.
Укучылар һәм ата-аналар алдында чыгыш ясап, юстиция министры укытучыларны һәм укучыларны, шулай ук ата-аналарны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Белем көненә багышланган мөрәҗәгатен укыды.
Белем көнендә яңа мәктәпләр ачу күркәм традициягә әверелде.
Бәйрәм көненә багышлап һәм очрашу истәлегенә министр укучыларга спорт инвентаре: физкультура дәресләре өчен футбол туплары һәм бадминтон бүләк итте. Спорт ярышларында актив катнашып, еш кына җиңүләргә ирешкән М.М.Корманов укучыларга укуларында һәм спортта уңышлар теләде.
Тантаналы өлеш беренче кыңгырау чыңлавы белән тәмамланды. Мөхтәрәм кунаклар мәктәпне карап чыктылар. Аерым алганда, юстиция министры барлык уку сыйныфларында, спорт залда булды, укучылар һәм укытучылар коллективлары белән аралашты һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен хокук дәресе уздырды.
Аннары муниципаль район башлыгы Р.Р.Нотфуллин белән бергә министр М.М.Корманов Чепья һәм Түнтәр урта мәктәпләрендә булды, барысын да бәйрәм белән котлады.
Районда чагында М.М.Корманов Бөек Ватан сугышы ветераны улы В.Ш.Сәлаховта кунакта булды һәм гаилә әгъзаларын өй туе белән тәбрикләде. В.Ш.Сәлахов балачактан бирле инвалид. Район җитәкчелеге аңа йорт төзеп биргән.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International