Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Балтач гомуми белем мәктәбендә хокук белемнәре дәресе уздырды

2013 елның 3 сентябре, сишәмбе

2013 елның 1 сентябрендә Балтач урта гомуми белем мәктәбендә яңа уку елы хокук белемнәре дәресе белән башланып китте, аны Татарстан Республикасы юстиция министры, юридик фәннәр докторы М.М. Корманов уздырды.
Юстиция министры балаларга дәүләтнең конституциячел корылышы һәм гражданнарның конституциячел хокуклары турында сөйләде, ул аны Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышлады.
Министр белән аралашу барышында 11 нче сыйныф укучылары һәм булачак абитуриентлар Конституция барлыкка килү тарихы белән кызыксындылар, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
М.М. Корманов гамәлдәге Татарстан Республикасы Конституциясен әзерләүчеләрнең берсе, илебезнең Төп Законы барлыкка килү шаһиты булган һәм ул бу хакта бик мавыктыргыч итеп сөйләде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International