Рөстәм Заһидуллин Мамадыш районында җәмәгать судьялары бинасын капиталь ремонтлау барышын бәяләде

2023 елның 8 августы, сишәмбе

 Мамадышта җәмәгать судьяларының ике суд участогы өчен билгеләнгән биналарны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә.

Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Мамадыш районында булды һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе белән бергә ремонт эшләренең барышын карады.

 

Башкарылган эшләр күләме җитди. Объектның мәйданы 410,22 квадрат метр. Бина 1917 елда төзелгән, соңгы капиталь ремонт 2011 елда үткәрелгән. Белгечләр бина каркасының таяныч конструкцияләрен, баскыч маршларын торгызганнар инде. Эчке бүлмәләр ремонтланган, тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырылган. Гомуми төзелеш эшләре һәм сантехник челтәрләрне ремонтлау тәмамланган", - дип хәбәр итте министр.

 

Эшләрне нәтиҗәле карау һәм гаделлек урнаштыру өчен уңайлы шартлар тудыру өчен яңа офис техникасы һәм җиһазлар сатып алынган, мәгълүмат стендлары, жалюзилар һәм көндәлек эштә кирәкле башка җиһазлар яңартылачак.

 

Ремонт һәм заманча җиһазлануның булмавы чыгарылган карарларның законлылыгына тәэсир итмәсә дә, суд бинасында максималь уңайлы шартлар тудырмый торып суд системасының үсешен күз алдына китерү мөмкин түгел. Эшчеләр өчен генә түгел, ә аларның хокукларын яклау таләп ителгәндә судка килгән кешеләр өчен дә уңайлыклар тудырырга тырышабыз, - дип өстәде Рөстәм Заһидуллин.

 

Хәзерге вакытта фасад буенча соңгы эшләр алып барыла. Объектны август ахырында тапшыру планлаштырыла. Ремонт “2014-2024 елларга Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасында каралган акчалар хисабына башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International